Әлбир Крганов Казанда журналистлар белән елны йомгаклады

03 января 2013


Ч
уашстан һәм Мәскәү мөфтие Әлбир Крганов һәр ел азагында гадәткә кертелгән бу очрашуны быел да уздырды. Мәскәү һәм Чуашстандагы мөфтиятләр эшчәнлеген аңлату белән беррәттән журналистларны кызыксындырган сорауларны да җавапсыз калдырмады. 

Очрашуда сүз татар милләтенең киләчәктә сакланып калу һәм үсеш юллары турында барды. Ул милләт һәм ислам диненең бер-береннән аерылмаска тиешлеген ассызыклады

Ул бигрәк тә Мәскәүдә мәчет төзү өчен җир алу, мигрантлар мәсьәләләренә киңрәк тукталды. Шулай ук, биш меңнән артык кеше сыйдырышлы Мәскәү Җәмигъ мәчете комплексын төзү планнары белән уртаклашты.Әлбир Крганов 2012 ел дәвамында Татарстанда булган иң сөендергеч вакыйга дип, Болгарда Ак мәчетнең ачылуын атады. Ә иң күңелсез вакыйга дип 19 июльдә Казанда дин әһелләренә каршы оештырылган һөҗүмнәрне билгеләп үтте.
Крганов үз сүзләрен, барлык авырлыкларга каршы бөтен җәмгыять тупланып, илебезне, көнебезне бергәләп матурайтырга тиешбез, дип тәмамлады.

 Әлбир хәзрәтнең, очрашу барышында, Азатлык радиосына биргән интревьюсын  түбәндәге  сылтама белән карап була. 

Централизованная религиозная организация мусульман «Байкальский муфтият»
664007, г Иркутск, ул Карла Либкнехта, д 86
+7 (3952) 29-04-96, +7 (950) 060-35-03
E-mail: info@38islam.ru

Централизованная религиозная организация мусульман «Байкальский муфтият» является основным центром, объединяющим мусульманские общины в Иркутской области. Основанная в 2006 году, она представляет собой союз 11 местных религиозных организаций, расположенных в различных городах и посёлках региона, таких как Иркутск, Черемхово, Усолье-Сибирское, Ангарск и другие.